news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яшәүчеләр Халыкара космик станциядәге космонавт белән элемтәгә чыгачак

Сергей Рыжиков белән элемтәгә чыгу өчен укучылар һәм яшьләр чакырылган.

Бөгелмәдә яшәүчеләр Халыкара космик станциядәге космонавт белән элемтәгә чыгачак

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Якшәмбе, 6 декабрьдә Бөгелмәдә яшәүче яшьләр якташлары — Роскосмос космонавты Сергей Рыжиков белән аралашу өчен Халыкара космик станция белән элемтәгә чыгачак. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.

Халыкара космик станциядә 64нче озак вакытлы экспедиция командиры Сергей Рыжиков белән 14.00 сәгатьтә элемтәгә чыгу өчен укучылар һәм яшьләр чакырылган.

Экспедициядә катнашучылар 14 октябрьдә Байконур космодромыннан космоска очты. Алар орбитада якынча 177 тәүлек, киләсе елның 9 апреленә кадәр булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, космонавтлар Россиянең «Звезда» модулендә һава чыгу урынын эзләү һәм ремонтлау өчен махсус җиһаз алган.

Элек Сергей Рыжиков Халыкара космик станциядә 49нчы озак вакытлы экспедициядә булды һәм Җир обитасында 173 сәгать үткәрде.

Космик очышта батырлык һәм геройлык күрсәткән өчен 2018 елда аңа Россия Герое исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot