news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшәүче Мәйсәдә Мөгыйнова 90 яше тулган көнне тавыш бирүдә катнашты

Бөек Ватан сугышы ветераны Мәйсәдә Ризатдин кызы Мөгыйнова сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә чакырды.

Бөгелмәдә яшәүче Мәйсәдә Мөгыйнова 90 яше тулган көнне тавыш бирүдә катнашты
bugulma-tat.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бүген Бөгелмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәйсәдә Ризатдин кызы Мөгыйнова туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көненә бәйле мәшәкатьләргә карамастан, юбиляр Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты. Ул сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә чакырды. Бу хакта район газетасы яза.

Процедура тиз һәм куркынычсыз узды. Мәйсәдә Ризатдин кызына фатирга керүгә үк битлек, пирчәткәләр, ручка һәм тавыш бирү өчен документлар тапшырылды. Ул үз фикерен белдереп, тамга куйгач бланкны урнага төшерде.

Юбилее белән аны башта туганнары котлады. Бөгелмә мэры урынбасары Ирина Белова да, җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. Ул Мәйсәдә Ризатдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды, диелә бу хәбәрдә.

«Тавыш бирүнең төп көне һәм минем юбилеем бер көнгә туры килде. Туганнарымны кунакка көтәм. Мин зур бәйрәм планлаштырган идем. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да бәйрәм итәбез бит. Кызганычка, коронавирус хәле аркасында, башка төбәкләрдәге туганнарымның күбесе килә алмый. Әмма, һичшиксез, бәйрәм өстәле артына килә алганнар белән җыелачакбыз», — дип сөйләде юбиляр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100