news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат бергә яшәүче хатынының өстенә бензин сибеп ут төрткән

42 яшьлек ир үз гаебен танымаган һәм бу вакыйганы хәтерләмәвен әйткән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир-ат сөеклесе өстенә бензин сипкән һәм шуннан соң аңа ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 24 ноябрь көнне Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир үзенең 38 яшьлек сөеклесе Һәм дуслары белән бергә табын артында утырган. Кунаклар киткәч, хуҗалар йокларга яткан. Күпмедер вакыттан соң хатын уянып киткән һәм бергә яшәүче ирнең зажигалка һәм канистр тотып карават янында басып торуын күргән. Бер мизгелдән соң ир-ат хатынга ут төртеп китеп барган.

Буыннар авыруы аркасында хатын-кыз үзен-үзе коткарырлык хәлдә булмаган. Ярдәмгә килгән күршесе аны урамга алып чыккан. Аяклары пешкән хатынны хастаханәгә озатканнар.

Ут төртүчене тоткарлыйлар. Ул үз гаебен танымаган һәм бу вакыйганы хәтерләмәвен әйткән.

«Ярдәмчесез хәлдә булган затны үтерергә омтылу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында 42 яшьлек ирне СИЗОга урнаштырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100