Бөгелмәдә яшәүче хатын мошенникларга 1,6 млн сум акча күчергән
Хатын-кыз 4 ай дәвамында даими рәвештә аферистларга акча күчергән.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә яшәгән хатын кыз “теледәвалаучы”га бозымнан котылу өчен 1,6 млн сум акча күчергән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Кичә 50 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. 2016 елда көзен ул телевизордан алып баручылар “дәвалау” тәкъдим иткән программаны күргән.
Хатын-кыз телефон аша үзендә бозым турында хәбәр иткән һәм берничә түләүле сеанста бозымны чыгарырга килешкән.
Хатын-кыз 4 ай дәвамында даими рәвештә аферистларга акча күчергән. Әмма аның хәле яхшырмаган һәм бу хакта мошенникларга хәбәр иткәч, алары юкка чыккан.
Полицейскийлар «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Акча күчерелгән счетлар ачыкланган.