news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яшәүче балалар урманнарны саклау өчен макулатура җыйды

Балалар бакчасындагы сабыйлар һәм аларның әти-әниләре 800 килограммнан артык кәгазь чималы җыеп тапшырган.

Бөгелмәдә яшәүче балалар урманнарны саклау өчен макулатура җыйды
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 11 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәнең «Ладушки» балалар бакчасында «Файдаланылган кәгазьнең икенче тормышы» экопроекты кысаларында макулатура җыю буенча «БумБатл» акциясе узды. Йөздән артык бала һәм аларның әти-әниләре катнашып, 800 килограммнан артык макулатура җыелды.

Акция экология турында кайгырту, балаларның әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә актив позициясен формалаштыру максатыннан оештырыла.

Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, аларның әти-әниләре дә катнашты. Барлык катнашучыларга «Мин агачны коткардым!» дип исемләнгән жетон тапшырдылар. Иң күп чимал җыйган төркемнәргә истәлекле бүләкләр бирелде.

«Бу безнең өчен яңа юнәлеш. Нәниләребезгә кәгазьне эшкәртүгә тапшырганда һәркем урманнарны саклауга үз өлешен кертә алуын күрсәтә алуыбыз мөһим булып торды. Чарабыз бик күңелле нотада узды. Аны киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Мондый акция балалар бакчасында беренче тапкыр үткәрелде. Без әти-әниләргә һәм балаларга рәхмәтле», — дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Эльвера Ризванова.

Җыелган кәгазь чималын «Бөгелмә типографиясе» предприятиесенә тапшырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100