news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә яралы табиб комадагы пациентны Казанга илтүче вертолетка китерә алган

Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Бөгелмә, 2 декабрь, “Татар-информ”, “Бөгелмә авазы”). Кичә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә реанимобиль һәм "Тойота" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" газетасы.

Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казанга, Республика клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшәчәк урынга илтергә китә. Юлда барганда Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче "Тойота" автомобиле Гафиятуллин урамы буенча барган, ут һәм тавыш ярдәмендә сигнал бирүче реанимобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә, хастаханә машинасы әйләнә һәм тротуарда торучы җәяүлене дә бәрдерә.

Юл һәлакәте урынына тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә. Үзе дә каты җәрәхәтләр алган, кан күп югалткан табиб-реаниматолог комадагы пациентны тиешле вакытка вертолетта килгән медиклар кулына тапшыра. Соңыннан гына үз коллегалары янына – үзенә медицина ярдәме алырга китә.

Хәзерге вакытта табиб реанимациядә ята. Төрле дәрәҗәдәге зыян күргән алты кеше Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә дәвалана. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эше бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100