Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә янгын кешеләргә зыян салган
Ис тигән кешеләрне янгын сүндерүчеләр коткарган
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә 14.06 сәгатьтә Бөгелмәдәге Краснослободская, 18 адресы буенча урнашкан йорт подвалында янгын чыккан.
Йорт хуҗасы лак банкасы алырга дип ачык ут элеп караңгы подвалга төшкән, ләкин банка төшеп китеп лагы түгелгән һәм ут чаткылары төшеп, подвал идәненә җәелгән лакка ут капкан.
Ир кеше көч-хәл белән анна чыгып котыла, ләкин ул ир һәм шушы йортта булган тагын бер хатын-кыз (туганы яки танышы) төтенне шактый сулап өлгерә, һәм аларны чакыртып китергән янгын сүндерүчеләр коткара ала. Янгын сүндерүчеләр 6 минут эчендә янгынны сүндереп өлгерә һәм уттан йортның бары тик подвалы гына зыян күрә.
Узган тәүлектә Татарстан янгын сүндерүчеләре чакырту буенча 43 тапкыр чыккан, ә республикада 7 генә янгын булган һәм шулардан 2 кеше бәлагә очраган, 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре: 1сенең сәбәбе ачыклана, 1 янгын мич артык кызудан, тагын 1әр янгын эретеп ябыштыру эшләре барышында һәм тиз янып китә торган сыеклык белән эш иткәндә, газ плитәсен файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгәннән, 2 янгын электрның кыска ялганышыннан чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныд ТР буенча Баш идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз