news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә янган фатирдан хатын-кызны коткарганнар

Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын төнге уникеләрдә чыккан.

Бөгелмәдә янган фатирдан хатын-кызны коткарганнар

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бөгелмәдә янган фатирдан хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын турында хәбәр 112 номерына төнге уникеләрдә килде.

Өченче каттагы фатирда мебель януы ачыкланды. Төтенләнгән бинадан 10 кеше эвакуацияләнде, ә янган фатирдан битлек ярдәмендә хатын-кызны чыгардылар. Беркем дә зыян күрмәде.

Мәйданы 2 кв. метр булган янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot