news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә «Якыныңа җылылык бүләк ит» хәйрия чарасы башланды

Ятимнәргә, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә һ.б. кием-салым һәм аяк киеме җыялар.

Бөгелмәдә «Якыныңа җылылык бүләк ит» хәйрия чарасы башланды
dumrt.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Бөгелмә мөхтәсибәтендә социаль әһәмиятле проект — «Якыныңа җылылык бүләк ит» хәйрия акциясе башланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теләге булган һәркем ятимнәргә, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә һ.б. кием-салым һәм аяк киеме тапшыра ала. Хәзерге вакытта 35 аз керемле гаилә хәйрия ярдәме алган инде.

Акция мохтаҗларга конфессиональ һәм милли үзенчәлекләренә карамастан ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Җәйге, кышкы, язгы, көзге кием һәм аяк киемнәре барлык яшьтәге кешеләр өчен Бөгелмәдә «Эссен» гипермаркетында кабул ителә. Анда чиста әйберләрне калдырырга мөмкин булган махсус бокс урнаштырылган.

Киемнәрне бирү пункты Бөгелмә мәчетендә эшли. Мөхтәсибәт белгечләре әйберләрне эшкәртә һәм сортларга аера. Киемнәр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә таратыла.

Балалар өчен өс киеме һәм аяк киемнәренә ихыяҗ зур, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot