news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә "Якты истәлек" рәсемнәр күргәзмәсе эшли

Аны ахирәткә күчкән Бөгелмә рәссамнары истәлегенә багышлаганнар.

(Бөгелмә, 25 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татар мәдәният үзәгендә "Якты истәлек" рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Аны ахирәткә күчкән Бөгелмә рәссамнары истәлегенә багышлаганнар. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамнарның иҗатташ дуслары, күренекле художниклар, туганнары, рәсем сәнгатен сөючеләр килгән иде, дип хәбәр итә районның "Бөгелмә авазы" газетасы.

Шунысын да әйтеп китәсе килә, күргәзмәгә куелган картиналарның күбесе беренче тапкыр дөнья күрә. Исән чакта аларны хуҗалары бик үк уңышлы дип тапмаган һәм халык күзенә күрсәтмәгән. Биредә Илдус Насретдинов, Булат Мәрданов, Рөстәм Курамшин, Флүс Төхбәтуллин, Ринат Хөснетдинов, Николай Осокин рәсемнәрен күреп була. Күргәзмәдә пейзажларга төшерелгән төрле ел фасыллары вакыты, табигать күренешләре, портретлар һ.б. бар. Һәр рәсемдә сәнгатьнең теләсә нинди өлкәсендә иҗат итүченең үз карашын, үз фәлсәфәсен, тормышка карата үз фикерен ачыклап була кебек. Бик үзенчәлекле һәм җанлы бер нур бөркеп торучы күргәзмә ул. Бөгелмәлеләр бу хезмәтләр белән февраль азагына кадәр таныша алачак, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100