Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәгендә Кече сабантуй булды
Үзәктә тернәкләнү узучы 33 бала җитезлек, көч һәм чыдамлыкта көч сынашты.
(Бөгелмә, 21 июнь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Кече сабантуй» бәйрәме узган. Бу хакта тәрбияче Зөлфия Нуриева сөйләде.
Үзәктә тернәкләнү узучы 33 бала җитезлек, көч һәм чыдамлыкта көч сынашты. «Йомырканы кашыкка күчер», «капчык киеп йөгерү», «көянтә һәм чиләк белән йөгерү» кебек кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда актив катнаштылар, күзләре белән балчык чүлмәк ваттылар, хәтта ат чабышлары да оештырдылар.
Балаларны күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашканнары өчен бүләкләр дә сөендерделәр. Бәйрәм татар биюе белән тәмамланды.
Мондый чаралар балаларда кешелек кыйммәтләре, патриотизм, толерантлык тәрбияләүгә ярдәм итә, көч сыйфатларын үстерә, шулай ук халык традицияләре белән таныштыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз