news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яңа мәчет нигезенә беренче таш салганнар

Әлеге мәчет Бөгелмә районында унбишенче иман йорты булачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә районда унбишенче, шәһәрдә алтынчы мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы булган. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Бөгелмә районы башлыгы һәм шәһәр мэры Линар Закиров, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, имам-мөхтәсибләр, шәһәр һәм Татарстан мәчетләре имамнары, Бөгелмәдә яшәүчеләр катнашкан.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров билгеләп үткәнчә, мәчет төзелеше - мөселманнар өчен зур вакыйга. Бөгелмә күпмилләтле шәһәр санала, биредә күп кенә конфессия вәкилләре гомер кичерә, шәһәр хакимияте исә христианнарның да, мөселманнарның да саваплы эшләрендә ярдәм күрсәтә.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иман йортының мөселман өммәтенә файда китерәчәгенә ышаныч белдергән. Мәчеткә беренче таш салган вакытта казый Марат хәзрәт тәкъбир әйтеп торган. Чара дога уку белән тәмамланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot