news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Бөгелмә ветераннары арасында «Балкыш» республика фестивале булды

Мондый фестивальләр ветераннарга үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.

Бөгелмә ветераннары арасында «Балкыш» республика фестивале булды
http://bugulma-tatarstan.ru

(Бөгелмә, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә муниципаль районы ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручыларның VII Республика фестивале узды.

Фестивальдә шәһәр һәм районда яшәүчеләр катнашты. «Балкыш”та катнашу өчен шәһәр һәм авыл мәдәният оешмаларыннан 12 гариза алынган.

Өлкән яшьтәге артистлар аерым җырлау, инструменталь ансамбль, вокаль ансамбль, фольклор коллективлары һәм сәнгать уку номинацияләре буенча чыгыш ясадылар.

«Балкыш» кебек фестивальләр ветераннарга үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100