Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр
Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөгелмәдә эш сәфәрендә булды.
(Бөгелмә, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен килгән.
Объектларны караганда аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе — урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озатып йөрде.
Килүгә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров капиталь ремонттан соң Бөгелмә урманчылыгының административ бинасын карады.
Аннан соң министр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның кысаларында 2021 елның 8 аенда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләсе чорга бурычлар билгеләделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз