Бөгелмәдә укытучының профессиональ компетентлыгын формалаштыру турында фикерләшәләр
Әлеге җыен булачак педагогларның профессиональ компетентлыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру, педагогик уку йортларын тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру максатын куя
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 28 октябрьдә республиканың Бөгелмә педагогика колледжы базасында “Урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында, студентларның парктика системасы аша, хәзерге заман укытучысының профессиональ компетентлыгын формалаштыру” дигән темага семинар-практикум уза. Анда урта һөнәри белем бирүче педагогик уку йортлары җитәкчеләре, педагоглар, студентлар катнаша.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге җыен булачак педагогларның профессиональ компетентлыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру, педагогик уку йортларын тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру максатын куя.
Семинар вакытында ачык дәресләр, мастер-класслар, иҗади педагогик остаханәләр, “Булачак педагогларның профессиональ компетентлыгын формалаштыруның психологик-педагогик шартлары” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы уза.