news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә "УАЗ”га бәрелгән җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар

Һәлакәт бүген Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында иртәнге сәгать җидедә булган.

Бөгелмәдә "УАЗ”га бәрелгән җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар
очевидцы

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәдә “Лада” җиңел машинасы юл читендә туктап торган “УАЗ” машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

“Бүген иртән Нефтьчеләр һәм Калинин урамнары чатында "Лада" машинсын йөртүчесе тизлек белән "УАЗ" машинасында барып бәрелде”, – дип сөйләделәр агентлыкка юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Алар җиңел машинаның зыян күргән йөртүчесен хастаханәгә илткән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100