news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә традицион «Автоледи-2021» бәйгесе узды

Конкурсны «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының җирле бүлекчәсе, ТР ДОСААФ һәм ЮХИДИ бүлеге оештыра.

(Бөгелмә, 10 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Света Андреева). Бөгелмәдә традицион «Автоледи-2021» конкурсы узды. Быел җиңүгә тугыз катнашучы дәгъва кылды.

Конкурсны «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының җирле бүлекчәсе, ТР ДОСААФ һәм ЮХИДИ бүлеге оештыра. Бәйгедә транспорт белән идарә итү таныклыгы һәм автомобиле булган хатын-кыз шоферлар катнаша.

«Машина йөртүче кызлар ярышларның теория һәм практика этапларын узды. Башта алар сорауларга җавап бирде, аннары контроль вакыт эчендә үз автомобильләрендә сынау күнегүләре үтәде. Мәйданчыкта хаталар өчен штраф секундлары исәпләнде», — диде юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Гөлнара Гыйбадуллина.

Бәйгедә Анастасия Львова җиңде. Ул ярышта өченче ел рәттән катнаша. 2019 елда Бөгелмә икенче урынны алган булган. Ә узган ел ул оттырган, әмма быел кабат уңышка ирешә алды.

Икенче урынны Наталья Ульянова алды, өченче урынны Гүзәл Хөсәенова алды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100