news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә торак йортта 74 яшьлек хатын-кыз янып үлгән

Янгынның сәбәбе – электр җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлгык кагыйдәләрен үтәмәү.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 22 октябрьдә, Бөгелмә шәһәренең Кызыл Армия урамындагы 28 торак йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 74 яшьлек хатын-кыз янып үлгән.

Янгынның сәбәбе – электр җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлгык кагыйдәләрен үтәмәү. дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кухняда 2 кв.метр мәйданда җиһаз янган, дип аныклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot