news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә тикшерелгән һәр өченче фатирда газ колонкасы төзек булмавы ачыкланган

Экспертлар газ колонкалары урнаштырылган 2647 фатирда тиешле таләпләрне үтәмәүгә бәйле 1090 очракны ачыклаган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бөгелмәдә тикшерелгән фатирларның өчесенең берсендә газ колонкасы төзек булмавы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бөгелмә прокуратурасы мәгълүматлары буенча, газ колонкалары урнаштырылган фатирларны тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән. Аның составына Бөгелмә зона торак инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, «Бөгелмәгаз» компаниясе һәм идарәче оешма хезмәткәрләре кергән.

Бүгенге көндә 16 мең фатирның 2647се тикшерелгән инде. Экспертлар тиешле таләпләрне үтәмәүгә бәйле 1090 очракны ачыклаган.

Прокуратура Бөгелмә зона торак инспекциясенә тиешле карар кабул итү өчен тикшерү материалларының күчермәләрен тапшырган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елда Татарстанда ис газы белән агулануның 22 очрагы теркәлгән, 11 кешенең (шуларның дүртесе – Бөгелмәдә) гомере өзелгән. Шәһәрдә соңгы ике айда гына да өч кеше (18 ноябрьдә – 3 яшьлек кыз һәм аның әтисе, 19 гыйнварда – 13 яшьлек үсмер) һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100