news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә татар җәмәгатьчелегенә Татар халкы үсеш стратегиясен тәкъдим итәләр

Стратегия эскизы белән танышырга 300гә якын кеше җыелды.

Бөгелмәдә татар җәмәгатьчелегенә Татар халкы үсеш стратегиясен тәкъдим итәләр
Айдар Әхмәдиев

(Бөгелмә, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Бөгелмәдә Татар халкы үсеш стратегиясе эскизын тулыландыру буенча татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу бара. Әңгәмә А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә Дәүләт рус драматик театрында уза.

Стратегия эскизы белән танышырга 300гә якын кеше җыелды. Алар арасында Лениногорск, Азнакай, Баулы, Әлмәт һәм Ютазы районнарынан килгән 30 татар җәмәгатьчелеге вәкиле.

Утырыш башында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, филология фәннәр кандидаты Олег Хисамов һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәни үзәк җитәкчесе Флүрә Шәрипова чыгыш ясадылар.

Хәзерге минутта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев аудиториягә стратегия эскизын тәкъдим итә.

Бу фикер алышуның өченче көне. Моңа кадәр Милли үсеш стратегиясенең эскизын Арчада һәм Нурлатта тәкъдим иттеләр. Алда тагы ике пленар утырыш - Яр Чаллы һәм Буа шәһәрләрендә көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100