Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә Төньяк Кавказда һәлак булган солдатларны искә алдылар
Һәйкәл янына килүчеләр арасында балаларын сугышта югалткан аналар да бар.
(Бөгелмә, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә Төньяк Кавказда һәлак булган солдатларны искә алу митингы булып узды.
Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында бу көнне Төньяк Кавказдагы кайнар нокталарда хезмәт иткән кичәге солдатлар, укучылар, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм бу вакыйгага битараф булмаган кешеләр җыелды.
"Бүген без Төньяк Кавказда алып барылган террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучыларны искә алабыз. Хәрби бәрелешләрдәге хезмәттә илебезнең бик күп асыл егетләре, кыю офицерлары үз геройлыгын күрсәтте. Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр. Гомерләрен кызганмыйча сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан, алар алдында баш иябез", - диде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов.
Һәйкәл янына килүчеләр арасында балаларын сугышта югалткан аналар да бар. Аларның җан ярасы янә сыкрап күз яшьләренә күмелде.
Гомер узган саен ул яра ачыла гына бара. Кызганыч, бик кызганыч. Улымны 19 яшендә югалттым. Ул Грозный шәһәрендә һәлак булды. 10 көн үтүгә безнең гаскәрләр дә аннан чыкты. Дуслары белән бергә өйгә кайткан булыр иде, - диде малаен искә алып Нина Трифонова.
Кавказда булган хәрби бәрелешләрдә барлыгы 456 якташыбыз катнашып, ил мәнфәгатьләрен яклый. 4 бөгелмәле батырларча һәлак булып, туган якларына цинк табутта кайта. Митинг ахырында алар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлгә һәм мемориаль такталарга чәчәкләр куелды һәм веноклар салынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз