news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган кикбоксинг буенча турнир узды

урнирны ачу тантанасында Бөгелмәнең алдынгы спортчыларына Грамоталар тапшырылды.

Бөгелмәдә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган кикбоксинг буенча турнир узды
Оксана Гайсина

(Бөгелмә, 30 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Бикбулатова). 27-28 март көннәрендә Бөгелмәдә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәм гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган "фулл-контакт" дисциплинасында кикбоксинг спорт төре буенча турнир узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия Дәүләт Думасының 5нче чакырылыш депутаты, экология һәм тирәлекне саклау комитеты рәисе урынбасары, бокс буенча Дөнья чемпионы Николай Валуев, “Сугышчан туганлык” җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гафур Тишаев, WAKO PRO, WKF версиясе буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионнары Алексей Трифонов һәм ISKA һәм WAKOPRO версиясе буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионы Илназ Сәйфуллин ярышларның мактаулы кунаклары булды.

Кикбоксинг буенча егетләр “Юность” спорт комплексында көч сынашты. Ярышта бөгелмәлеләр генә түгел, ә Казан, Туймазы, Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Нурлат, Түбән Кама, Иске Клявлино спортчылары да катнашты.

Турнирны район башлыгы Линар Закиров ачып җибәрде:"Бүген ярты гасырлык тарихы булган «Юность» спорт комплексында кикбоксинг буенча турнирны ачып җибәрәбез. Мин әлеге ярышларның Бөгелмәдә узуына чын күңелдән шатмын, кикбоксинг спортның иң популяр төрләренең берсе. Катнашучыларга уңышлы чыгышлар, ә тамашачыларга искиткеч тәэсирләнерлек спорт бәйрәме телим", - диде Линар Закиров.

Турнирда катнашучыларны сәламләп, Николай Валуев Бөгелмәгә беренче тапкыр гына килмәвен һәм шәһәр аны кабат елмаеп каршы алуын билгеләп үтте.

Турнирны ачу тантанасында Бөгелмәнең алдынгы спортчыларына Грамоталар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100