news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә спорт һәм сәламәтлек декадасы узды

Әлеге декада яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатын тота.

(Бөгелмә, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә «Спорт һәм сәламәтлек декадасы» узды. Бу хакта район газетасы яза.

1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр ел саен «Спорт һәм сәламәтлек декадасы» үткәрелә, ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, социаль активлыкны һәм тормыш эшчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Әлеге декада кысаларында 13нче мәктәп яны лагерында, физкультура укытучылары 5-6нчы сыйныф укучылары арасында «Без волейбол уйныйбыз» дигән спорт чарасы оештырылды. Уеннар нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүне 5 «Б» сыйныф укучылары яулады, 2нче урынны 6 «А» сыйныф кызлары һәм 6 «Б» сыйныф малайлары алды, призерлар өчлеген 6 «Б» сыйныф кызлары һәм 6 «А» сыйныф малайлары йомгаклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100