news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә сигез яшьлек малай дуслары белән коридорда уйнаганда очраклы рәвештә асылынган

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт нигезендә «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсенә таянып җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бөгелмәдә сигез яшьлек малай дуслары белән коридорда уйнаганда очраклы рәвештә асылынган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай Нефтьчеләр урамындагы торак йорт коридорында дуслары белән уйнаган. Ул әйберләр эленеп торган торбадан (турник) сикергән. Чираттагы тапкыр турниктан сикергәндә малай очраклы рәвештә башы белән капрон колготкилардан ясалган элмәккә эләккән.

Бала шунда ук һәлак булган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт нигезендә «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсенә таянып җинаять эше кузгаткан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot