Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә шәхси йортта янгында ике кеше һәлак булган
Хәзерге бу кешеләрнең шәхесләрен ачыклыйлар.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә шәхси йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына кичке сәгать тугызынчыда Бөгелмәнең Гастелло урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр иткәннәр. Урынга янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре барган. Янгынга беренче категория бирелгән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче бер катлы агач йорт тулысынча янып беткән.
Тугызынчы егерме ике минутта янгында һәлак булган кешеләрнең беренчесе, сигез минуттан соң икенчесе табыла. Аларның шәхесен ачыклыйлар.
Кичке тугызынчы яртыда янгын тулысынча сүндерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз