news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә самавыр бәйрәменә килүчеләр чуваш, мордва, рус мәдәнияте белән танышты

«Самавыр» бәйгесендә иң кызыклы эшләр тәкъдим итүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмәдә самавыр бәйрәменә килүчеләр чуваш, мордва, рус мәдәнияте белән танышты
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 11 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Вязовка авыл җирлегендә «Бөгелмә районының этнокультура маршруты» проекты кысаларында Самавыр бәйрәме булды. Бәйрәмне Вязовка мәдәният йорты янындагы территориядә билгеләп үттеләр.

Самавыр көне кебек гаҗәеп һәм онытылмас чара узды. Яңа Александровка мәдәният йортының «Раздолье» вокаль коллективы барлык кунакларны үзләренең җырлары һәм әйлән-бәйләне белән шатландырды, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә күңелле уеннар оештырылды.

«Үзәкләштерелгән район клуб системасы» структур бүлекчәләренең декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе кунакларны чуваш, мордва һәм рус мәдәнияте белән таныштырды.

Кунаклар самавыр янында прәник, пәрәмәч һәм баранка белән чәй эчте. «Самавыр» бәйгесендә иң кызыклы эшләр тәкъдим итүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Нәкъ менә шундый чаралар безнең гореф-гадәтләребезнең бай булуын һәм мәдәниятебезнең уникальлеген күрсәтә. «Самавыр бәйрәме» кебек үзенчәлекле бәйрәм Вязовка авыл җирлегенең мәдәни календарена керәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot