news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә сәяси репрессия корбаннарын искә алып, митинг уздырылды

Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл очрашу урыны булып тора.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә шәһәрендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында репрессиягә дучар ителгәннәрнең туганнары, ветераннар һәм җәмәгать оешмалары, шәһәр хакимияте вәкилләре, шәһәр халкы җыелды. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә бергәләп хәтер яңарту шәһәрдә матур гадәт, дип яза “Бөгелмә авазы” газетасы.

ХХ гасырның 20-50 нче ел­лар­ында элек­ке­ге Со­вет­лар Со­ю­зы­ның 10 мил­ли­оннан ар­тык ке­ше­се­нә “ка­ра там­га” та­гы­лып,  гө­наһ­сыз­га рән­җе­те­лә. Мең­нәр­чә ке­ше га­еп­сез­гә аты­ла, күп­ме­се төр­мә­ләр­дә уты­ра, сөр­ген­нәр­гә озаты­ла, үзәк­ләр­гә үтәр­лек ким­се­те­лү­ләр­гә, җә­бер­ләү­ләр­гә ду­чар ите­лә, са­бый­лар әти-әни­лә­рен­нән тар­тып алы­нып, ба­ла­лар йорт­ла­ры­на та­ра­ты­ла...

Га­дел­сез­лек кор­бан­на­ры­ның үз­лә­ре­нә ге­нә тү­гел, ту­ган­на­ры­на, ба­ла­ла­ры­на да “ха­лык дош­ма­ны” бу­лып яшәр­гә, га­зап­лар, тү­бән­се­телү­ләр эчен­дә янар­га ту­ры ки­лә. Шом­лы ел­лар ша­һит­ла­ры­ның са­ны ел­дан-ел ки­ми ба­ра. Бөгелмәдә алар бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә алын­ды, ә һәй­кәл кы­зыл ка­нә­фер­ләр­гә кү­мел­де.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100