news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган, хатын-кыз зыян күргән

Янгын кичә көндез Тухачевский урамындагы биш катлы йортта чыккан.

Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган, хатын-кыз зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында Бөгелмәдә янгын чыгып, 57 яшьлек ир-ат һәлак булган һәм 48 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 15.30 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Тухачевский урамындагы 4а йортында янгын чыгу турында хәбәр килде. Биш катлы йортның өченче катында фатирда кресло һәм башка җиһазлар янды», - дип сөйләделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр фатир эчендә 57 яшьлек ирнең мәетен тапканнар. Янәшәдә 48 яшьлек хатын табылган. Коткаручы битлеге ярдәмендә аны урамга чыгарып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырганнар. Ис газыннан агулану билгеләре белән зыян күргән кешене Бөгелмә хастаханәсенә урнаштырганнар.

Янгын сүндерүчеләр 10 минутта утны сүндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot