news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курслары төгәлләнде

Балалар ислам нигезләрен, гарәп алфавитын, Коръән сүрәләрен өйрәнделәр, әдәп һәм әхлак дәресләре алдылар.

Бөгелмәдә «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курслары төгәлләнде
ДУМ РТ

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә шәһәр мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылган «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курсларының җәйге сменасы тәмамланды. Сменада илледән артык кыз һәм малай катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларда йөргән вакытта балалар ислам нигезләрен, гарәп алфавитын, Коръән сүрәләрен өйрәнделәр, әдәп һәм әхлак дәресләре алдылар. Дәресләрне шәһәр мәчетләренең тәҗрибәле хәзрәтләре һәм остазлары алып барды. Шулай ук балалар өчен саф һавада конкурслар һәм уеннар оештырылды.

Шунысы игътибарга лаек, күп кенә балалар беренче тапкыр мәчеткә барды. Курсларда булган вакытта дустанә һәм уңай мохиттә укучылар яңа дуслар һәм укытучылар белән кабаттан очрашырга теләк белдерде.

Смена ахырында балалар өчен чәй эчү оештырылды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, шулай ук «Мадагаскар» кинотеатрына бару оештырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100