news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә ришвәтчелек буенча дебатлар узды

Ришвәтчелеккә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында Бөгелмә шәһәренең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары үзара сүз көрәштерде.

(Казан, 8 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). “КНИТУ”ның Бөгелмә филиалында дебатлар (сүз көрәштерү, фикер алышу) буенча V шәһәр турниры булып узды. Анда Бөгелмәнең югары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Болар – медицина училищесы, Бөгелмә машина төзү һәм төзүчеләр техникумы, “КНИТУ” һәм “КИУ”да укучылар иде. Бу хакта "Бөгелмә авазы" яза.

Дебатларны “Курс М” шәһәр студентлар клубы оештырган. Аны ришвәтчелеккә каршы көрәш ункөнлегенә багышладылар. Биш команда “Яшьләрнең җәмгыять оешмалары кирәкме?”, “Сириядә барган конфликтта Россия дөрес юнәлештәме?”, “Бөгелмәдә яшьләр өчен вакыт уздыру урыннары бармы?”, “Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш сәясәте нәтиҗәле эшлиме?”, “Яшьләрнең җәмгыять оешмалары коррупциягә каршы көрәш алып барырга тиешме?”, “Армияне финанслау программасын көчәйтергә кирәкме?”, “Студентлар үзидарәсенең мәктәп укучылары үзидарәсе белән бергә эш алып баруына ничек карыйсыз?”, “Коррупциягә каршы көрәш РФга инвестицияләр кертә аламы?”, “Россиядә яшьләр арасында патриотизмны үстерү уңаеннан СССР тәрбия системасын кайтару кирәкме?” темаларына сүз алып барды. Кемдер – “Әйе”, ә кемдер “Юк” дигән җавап бирде һәм үз фикерен яклап чыкты.

Жюри студентларның чыгыш ясавына, юморына, темаларны төгәл ачып бирә алуына игътибар итте. Нәтиҗәдә, турнир кубогына “КНИТУ”ның Бөгелмә филиалы студентлар командасы лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100