Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация башланды
Бөгелмә районы сәламәтлек саклау системасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - гомуми диспансеризация.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә профилактик медицина тикшерүе һәм өлкән яшьтәге халыкны диспансеризацияләү эше башланды. Барлык чаралар санитар-эпидемиягә каршы режим таләпләрен үтәп уздырыла. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.
Бөгелмә районының илкүләм проект күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә торган сәламәтлек саклау системасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — гомуми диспансеризация. Быел өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру планы 21155 кешегә җитте.
Ел башыннан 4912 кешенең сәлаәмтлеген тикшерделәр, бу планның 50 процентын тәшкил итә. Эпидемия вазгыяте һәм коронавирус пандемиясе сәбәпле, медицина тикшеренүләре вакытлыча туктатылган иде.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында 2019 елның 2 сентябреннән 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешесен тикшерү узу өчен махсус автомобильдә шәһәр хастаханәсенә китерү оештырылды. Алты ай эшләү чорында план 46 процентка үтәлгән.
Пандемия вакытында өлкән яшьтәге бөгелмәлеләргә өйгә дарулар һәм медицина әйберләре китерү оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз