Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә полицейскийлар автомобильгә ут төртүченең эзенә төшкән
Машинага ут төртүдә шикләнелгән ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре «ВАЗ 21134» автомобиленә ут төртүченең эзенә төшкән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Бөгелмәдә Клуб урамында җиңел машинага ут төрткәннәр.
Полицейскийлар әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче, моңарчы хөкемгә тартылган 33 яшьлек Бөгелмә кешесен тоткарлаган. Аны вакытлыча изоляторга япканнар.
Автомобильгә ут кабуы турындагы хәбәр кизү бүлегенә 16.00 сәгатьтә килгән. Нәтиҗәдә, транспорт чарасының капоты деформацияләнгән, двигателе – тулысынча, салонның бер өлеше янган. Зыянның күләме 150 мең сум тәшкил иткән.
Машинага ут төртүдә шикләнелгән ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз