news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту турында фикер алыштылар

Укытулар ремонт-төзелеш, көнкүреш, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануын һәм халыкның ялын оештыру һәм башкалар буенча үткәреләчәк.

Бөгелмәдә пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту турында фикер алыштылар
bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 31 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). “Демография” илкүләм проекты кысаларында, 2019 елдан башлап Татарстанда федераль һәм республика бюджеты хисабына пенсия алды яшендәге гражданнарга кыска сроклы һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Август-сентябрь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләрнең максатчан категорияле хезмәткәрләрне укытуга булган ихтыяҗларына мониторинг үткәрелгән.

Хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан әлеге чарада катнашырга предприятие һәм оешмаларны җәлеп итү эше дәвам итә.

Укытулар ремонт-төзелеш, көнкүреш, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануын һәм халыкның ялын оештыру һәм башкалар буенча үткәреләчәк. Төп басым квалификацияле кадрлар әзерләүгә ясалачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 15 кеше катнашуында шәһәрнең уку йортлары һәм оешма вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100