Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә пассажирлар транспорты хезмәте шәһәр яны маршрутларында янә “аксаган”
Хәтта күрше районнарга баручы автобусларның маршрутка чыкмау очраклары да күзәтелгән
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә җитәкчелеге эшлекле киңәшмә уздырды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Анда районның төрле өлкәләренә кагылган мәсьәләләр каралды.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында шәһәр һәм районның хәрби комиссариат җитәкчесе Р. Миңнетдинов сөйләде. Егетләрнең беренче төркеме – 8 ноябрь, икенчесе 11 ноябрь көнне тиешле урыннарга җибәрелгән. Көзге чакырылышның план нигезендә алып барылуы ассызыкланды.
Пассажирлар транспорты хезмәте, ни кызганыч, шәһәр яны маршрутларында янә «аксаган», хәтта күрше районнарга баручы автобусларның маршрутка чыкмау очраклары да күзәтелгән. Әлеге эшкә җаваплы зат М. Конков моны шәһәргә кайтасы яңа автобусларның әле килеп җитмәве белән аңлатты.
Сәламәтлек саклау идарәсе баш табибы И. Измайлов тиешле яшьтәге кешеләргә диспансеризация эшенең планлы нигездә үткәрелүе турында бәян итте.
Бу хакта “Бөгелмә авазы” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз