news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә “Нечкәбил” матурлык, ана һәм гаилә республика конкурсы үтте

Ярымфинал 26 сентябрьдә Казан каласында узачак.

(Бөгелмә, 21 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы" ). Бөгелмәдә “Нечкәбил” матурлык, ана һәм гаилә республика конкурсы үтте, дип яза район газетасы.

Өйдә дә, эштә дә алар алдынгы. Төрлесе-төрле һөнәр иясе, шуңа да карамастан, аларның барысын бергә “Нечкәбил” матурлык, ана һәм гаилә республика конкурсы берләштерде. Бу бәйгенең зонаара сайлап алу туры безнең шәһәрнең Татар мәдәният үзәгендә узды. Анда Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорск, Баулы, Ютазы һәм Сарман районнарыннан тату гаиләләр җыелды.

Бәйге өлеше башланып китәр алдыннан Бөгелмәнең иң тугры гаиләләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә әгъзалары бер-берсенә озак еллар терәк булып тора. Алардан үрнәк алырга кирәк. Шуңа күрә дә бу парлар – бәйрәмнең мактаулы кунаклары. Әлеге гаиләләргә “Нечкәбил” конкурсын оештырып җибәрүче Изольда Жуйкова үзе шәхсән дипломнар тапшырды.

Сайлап алу турында тугыз гаилә үзләренең ярымфиналга чыгарга лаек булуларын исбатларга тырышты. Безнең районнан иң тату, тырыш һәм мәрхәмәтле гаилә дип, күпбалалы Лямзиннар гаиләсе табылды. Ярымфинал 26 сентябрьдә Казан каласында узачак. Ә аңа кадәр сайлап алу турлары республикабызның Минзәлә, Чистай, Апас төбәкләрендә дә узачак, жюри рәисләренең юлы Казан белән төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100