Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдән Елена Махринская “Ел тәрбиячесе” булып танылды
Республикакүләм конкурсның финалында 21 тәрбияче педагогик осталыгын сынады.
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Казанда “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына нәтиҗә ясадылар. Анда Елена Махринская җиңүче булып танылды.
Һөнәри конкурста беренче урынны алган тәрбияче Бөгелмә шәһәренең 26нчы балалар бакчасында эшли.
Татарстанда “Ел укытучысы” конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелә һәм ул шул исемдәге Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы да булып тора.
Анда тәрбияче, музыка хезмәткәрләре, физкультура буенча инструкторлар, педагог-психологлар, укытучы-логопед кебек мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары да катнаша.
Быел зона этабында Татарстанның балалар бакчаларыннан 104 педагог катнашты. Конкурс финалында 21 тәрбияче һөнәри осталык буенча сыналды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз