news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдән чыккан автофургон пассажирлары һәлак булган

Республика юлларында апрельның 7 көнендә кешеләргә бәла-каза китергән 72 транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән, 96сы яраланган, имгәнгән

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Кичә 21.15 минутта Бөгелмә – Уральск юлының 3 нче чакрымында “ГАЗ-33021” фургоны юл читендә туктап торган “КамАЗ”га килеп төртелгән, аннары ул, инерция буенча, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, “МАЗ”га бәрелгән.

Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, әлеге һәлакәт фургон белән идарә иткән 1957 елгы шофер юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаганнан килеп чыккан. Бик нык җәрәхәтләнгән “ГАЗ” шоферы Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатылган, ләкин аның пассажирлары булган 1983 елгы хатын-кыз белән 1980 елгы ирнең һәлакәт урынында гомерләре өзелгән.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгы аша хәбәр салган республика ЮХИДИ идарәсе белешмәсе буенча, республика юлларында апрельның 7 көнендә кешеләргә бәла-каза китергән 72 транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән, 96сы яраланган, имгәнгән. Шул исәптән Казанда 32 тарнспорт һәлакәтендә 1 кешенең гомере өзелгән, 43 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot