news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдән 32 егет хәрби хезмәткә алыначак

Бөгелмәдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле мәсьәләләр дәвам итә.

Бөгелмәдән 32 егет хәрби хезмәткә алыначак
«Бугульминская газета»

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә хәрби комиссариатында районның чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда 32 егетне хәрби хезмәткә алу турында карар кабул ителгән. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.

12 ноябрьдә ун егет Республика җыелу пунктына китәчәк. Алданрак Бөгелмәдән 15 егет хәрби хезмәткә алынган иде.

Бу чакырылышта да, узган еллардагы кебек югары һәм урта белемле гражданнарга өстенлек биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot