news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә машина йөртүче-инкассатор 259 мең сумнан артык акча урлаган

Суд Бөгелмә кешесен ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бөгелмәдә инкассатор машинасыннан акча урлаган машина йөртүче-инкассаторга суд булды, дип хәбәр итә “Бугульминская газета”.

Билгеләнгәнчә, быел февраль аенда машина йөртүче-инкассатор берничә тапкыр акча урлаган. Хезмәттәшләреннән башка автомобильдә үзе генә акчаны сакларга калганда, ул пломбалы кассетадан акчаның бераз өлешен алган, үз кирәгенә тоткан. Инкассатор барлыгы 259 мең сум артык акча урлаган.

Басма мәгълүматлары буенча, ул гаебен таныган һәм акчаны кире кайтарган. Суд ир-атны ике елга сынау вакыты белән ике ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100