news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә машина белән поезд бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек кыз һәлак булган

Машина йөртүче хатын-кыз тимер юл кичүендә светофорның тыелган сигналына чыккан.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә районында тимер юл кичүенә чыккан җиңел машинаны тепловоз бәрдергән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Кичә көндез Акбаш-Аккүл юлының 4 нче чакрымында 12 модельле “Лада” автомобилен йөртүче 34 яшьлек хатын-кыз тимер юл кичүендә светофорның кызыл утына чыккан. Шул мизгелдә машинаны поезд бәрдергән”, - диделәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә, йөртүче хатын-кызны һәм алты яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, алган яраларыннан кыз бүген иртән вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100