news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә мөселман хатын-кызлары “Нурия” клубының 10 еллыгын бәйрәм итә

“Нурия” клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертеп килә.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). 8 гыйнварда Татарстанның Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселман хатын-кызлары җирле “Нурия” клубының 10 еллыгына багышланган җыен уздыра. Әлеге вакыйга уңаеннан бәйрәм чарасы 9.30 сәгатьтә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә башланачак. Сәламәт яшәү рәвешен таныту, дөрес туклану, әхлак-тәрбия мәсьәләләрен хәл итү, дини, мәдәни чаралар оештыру белән шөгыльләнүче “Нурия” клубы үткән шушы ун ел дәвамында Бөгелмә төбәгенең мөселман хатын-кызлар җәмгыятен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертеп килә, дип хәбәр итә Бөгелмә районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100