news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарып ташлаган

Зыян күләмен бәяләгәннән соң, төзекләндерү эшләре 25 июньдә башланачак.

Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарып ташлаган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарган һәм калайлар машиналар өстенә төшкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөгелмәдә Ягъфәров урамындагы биш катлы торак йортның түбәсен көчле җил куптарган. Калай туктап торган «БМВ Х5» өстенә төшкән. Бу хәл турында хәбәр 16.18 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына килгән. Биредә беркем дә зыян күрмәгән.

Нурлатта чыккан көчле җил Совет урамындагы склад бинасының түбәсен куптарган. Калайлар унынчы модель «Лада» һәм «Деу Нексия» машиналары өстенә килеп төшкән. Купкан түбә 50 квадрат метр зурлыктагы профнастил булган.

«Биналарның түбәләрен ремонтлау эшләре зыянны бәяләгәннән һәм подрядчылар килгәннән соң, 25 июньдә башланачак», - дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100