news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүчеләргә медаль тапшырдылар

Бөгелмәдә яшәүчеләр картлар йортлары һәм интернатлар белән эшләү өчен Гомумроссия халык фронты оештырган онлайн проектта актив катнашкан.

Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүчеләргә медаль тапшырдылар
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 11 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). 10 декабрьдә Татарстан Республикасы иҗтимагый берләшмәләре лидерларына «Без бергә» медальләре тапшырылды. Медаль алучылар арасында Бөгелмәдә яшәүчеләр дә бар. Әлеге чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Гомумроссия халык фронты тарафыннан оештырылды.

Тантанада катнашкан һәр кешене уртак максат — игелек бүләк итү берләштерде. Бөгелмәлеләр 2020 елның мартында Гомумроссия халык фронты тарафыннан картлар һәм интернатлар йортлары белән эшләү буенча #әби-Онлайн проектында актив катнашкан.

Инвалидлар белән эшләүче «Тынычлык фәрештәләре» («Ангелы мира») иҗтимагый оешмасы (рәисе Елена Шәкурова) һәм «Яктылык нуры» («Лучик Света») иҗтимагый оешмасы (рәисе Ирина Степанищева), Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә, берничә ай дәвамында театр, кино һәм телевидение, медицина хезмәткәрләре белән үткәрелә торган барлык онлайн чараларны алып барган. 

«Һәр онлайн очрашу үзенчәлекле булды, проектны оештыручылар тарафыннан „Нык гаилә“, „Күңелле ноталар“ вокал студиясе (җитәкчесе Гүзәл Медведева) билгеләп үтелде. 9 Май бәйрәме аеруча ассызыкланды. Ул көнне без һәр сәгать саен туры эфирга чыгып, сугыш еллары җырларын башкардык» — дип сөйли «Тынычлык фәрештәләре» җәмәгать оешмасы рәисе Елена Шәкурова.

Тантанада аңа бергә үзара ярдәм итү гомумроссия акциясен оештыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның истәлекле медален һәм грамотасын тапшырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100