news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алдылар

“Ихлас” халык фольклор ансамбле Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи истәлегенә “Хәтер сәгате” акциясе оештырган.

(Казан, 10 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). 8 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә “Ихлас” халык фольклор ансамбле солистлары татар эстрадасының мәшһүр җырчылары Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи истәлегенә искә алу акциясе оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ансамбль җитәкчесе Людмила Габдрахманова хәбәр итте.

“Шәһәребезнең иң матур почмагы “Бөгелмә” күле буйлап ансамбль артистлары белән акциягә чыктык. Бу чараны халык җәүһәрләрен, зур шәхесләребезне искә алу максатыннан уздырдык. Сәнгать хезмәткәрләре җырчыларның репертуарыннан халкыбыз күңеленә кереп калган таныш җырларны башкардылар”, - ди ул.

Ансамбль солистларына кушылып узып баручылар да Әлфия Авзалованың “Картаямени соң йөрәк”, “Шахта”, “Ак чәчәкләр”, “Назлы гөлкәем” һәм Хәния Фәрхинең “Кышкы чия”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Дусларга” җырларын башкарган.

Акция кысаларында артистларның иҗаты һәм биографиясе турында блиц-сораштыру да үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100