news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә кызлар да эшче һөнәрен сайлый

“WordSkillsRussia” чемпионатында “Яшь профессионаллар” стандарты буенча Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 26 студенты катнашты.

(Бөгелмә, 11 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Февраль ае башында Казанда Татарстан Республикасында традицион “WordSkillsRussia” чемпионаты булып узды. Анда “Яшь профессионаллар” стандарты буенча Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 26 студенты катнашты, дип яза район газетасы.

Бөгелмә студентлары 7 медальгә лаек булган. Диплом һәм медальләр алучылар “WordSkillsRussia” чемпионатының финалында Краснодарда тагын бер тапкыр көч сынашачак. “Инженерлык дизайны” буенча иң яхшысы дип табылган Мәрьям Хафизова белән без дә танышып, күрешеп сөйләштек.

Мәрьям Хафизова булачак технолог. Бөгелмә машина төзүчеләр техникумының 4 нче курсында белем ала.

- Киләчәктә инженер-технолог буласым килә. Бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Эшче һөнәре акчалы да бит әле. Минем алда моның өчен мөмкинлекләр дә ачылып тора. “WordSkillsRussia” проекты моңа мисал. Казанда булган ярышта мин үземне сынап карадым инде. Булдыра алам икән. Анда 3Д модельле сызымнар ясадык, роботлар һәм двигательләр җыйдык. Көндәшем - Чаллы шәһәреннән килгән егет эземә басып барды, ул җиңәр дигән идем. Нәтиҗәдә, алтын медальгә мин лаек дип әйттеләр.

Хәзер Краснодарга юл алу өчен март аен көтәбез. Гомумән, “WordSkillsRussia” ярышында катнашу өчен без бер ел дәвамында әзерлек алып бардык. Миңа техникумдагы педагоглар һәм БМЗда эшләүче Алексей Чернуха ярдәм итте. Тырышлыгыбыз юкка булып чыкмады, - ди Мәрьям.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100