news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә кышкы спорт сезоны ачыла

Ярышларда бер оешмадан бер һәм аннан да күбрәк команда катнаша ала.

(Бөгелмә, 14 декабрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). 2018 елның 15 декабрендә Бөгелмә муниципаль районының "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак кышкы спорт сезоны ачылу кысаларында, чаңгы эстафетасы узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар программасында  катнашучыларны теркәү, парад-ачылыш, хатын-кызлар эстафетасы старты, ирләр эстафетасы старты каралган.

Ярышларда бер оешмадан бер һәм аннан да күбрәк команда катнаша ала. Зачетка бер команданың иң яхшы нәтиҗәсе бара. Икенче команданың катнашуы конкурстан тыш узачак.

Ярышларда катнашучының күкрәк номеры булу мәҗбүри шарт булып тора, анда оешма тарафыннан беркетелгән старт номеры күрсәтелеп торырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot