news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә кинолог булып эшләүче стажер егет яна торган өйдә калган кешене алып чыккан

Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

Бөгелмәдә кинолог булып эшләүче стажер егет яна торган өйдә калган кешене алып чыккан
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә полицейский-кинолог булып эшләүче стажер егет янгын вакытында бер кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә әбәр иттеләр.

4 гыйнварда Бөгелмә районында полицейский-кинолог булып эшләүче стажер Игорь Малыхин Җиңү авылында тәүлеклек дежур торганнан соң, кайтып бара. Шул чакта ул Колхоз урамындагы шәхси йорт тәрәзәсеннән төтен чыкканын күрә. Ул йорт янына бара һәм ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә.

Йорттан куе төтен чыгуы һәм түбәсе януга карамастан, полицейский йортка керә һәм ярдәм көткән ир-атны абайлап ала. Стажер аны ут капкан йорттан чыгара һәм экстрен хезмәтләр чакырта.

Полицейскиның вакытлы һәм профессиональ ярдәме аркасында фаҗига булмый калган. Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100