news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды

2020 елда учреждениегә 70 ел тулды.

Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 21 декабрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбе ачылды. 2020 елда учреждениегә 70 ел тулды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт, «Мәдәният» милли проекты кысаларында, май аенда башланды. Төзүчеләр фасадны, электрүткәргечләрне яңарттылар, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырдылар, эчке җиһазларны ремонтладылар, интерьерга яңа үзгәрешләр керттеләр.

Хәзер балалар сәнгать мәктәбе — иркен, уңайлы һәм җылы кабинетлары булган заманча стильле бина.

Ачылу уңаеннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова учреждениегә килде, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләрен һәм укучыларын котлады, бүләкләр тапшырды һәм уңышлар теләде.


news_right_1
news_right_2
news_bot