news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә "КАМАЗ" машинасы янган

Урынга 64 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре чакыртылган.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә районында Ленин урамында “КАМАЗ” машинасы кабинасы янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112  бердәм телефон номерына янгын турында хәбәр бүген 6 сәгать 4 минутта килеп ирешкән. Урынга 64 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре чыккан. Алар 11 минуттан урында булып, җиде минуттан утны сүндергән.

Янгынның сәбәбе – йөк машинасы системасы, механизмнары һәм узелы төзек булмау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100