news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә ислам нигезләре буенча балаларның белемнәрен тикшерү өчен йөз сорау әзерләгәннәр

Балалар язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча җавап бирергә тиеш була.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). 1 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар арасында ислам нигезләре буенча оештырылган викторина өчен йөз сорау әзерләгәннәр.  Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада катнашу өчена Бөгелмә районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар чакырыла. Чара иртәнге 9.00дә башлана.

Викторина язма тест рәвешендә үткәрелә. Барлыгы 100 сораудан торган төрле авырлыктагы 3 вариант әзерләнгән. Балалар язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча, бер сәгать дәвамында  җавап бирергә тиеш була. Вакыт төгәлләнгәч, махсус комиссия эшләрне җыеп алып, балларны саный. Иң күп балл җыйган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Катнашучылар 31 октябрьгә кадәр bugulma-muhtasibat@mail.ru электрон адресына хат язып теркәлү узарга тиеш. Хатта баланың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм мәктәбе турында мәгълүмат күрсәтү сорала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100